Алексей Улюкаев: “Россиядә пенсия яшен арттырмыйча булмый”

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Россиядә пенсия яшен арттырмыйча булмый , дип белдерде РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев. Аның сүзләренә караганда, моны 10-15 елда эшләп була. “Пенсия яшенә килгәндә, бу мәсьәлә буенча фикер алышырга кирәк дип саныйм”, - диде ул. Улюкаев билгеләп узганча, яңа пенсионерлар өчен пенсия яше срогы бер елда якынча ярты елга арттырылырга мөмкин.

“Бу хакта фикер алышу зарур, 10-15 елда фаразланган халәттән яңасына күчәргә мөмкин булачак”, - диде РФ икътисади үсеш министры. “Әлегә бу мәсьәлә аерым белдерүләр дәрәҗәсендә генә, хөкүмәтнең аерым әгъзалары, үз министрлыклары фикеренә караганда, ешрак үзләренекен белдерәләр”, - диде ул. Элек финанслар министры Антон Силуанов "Bloomberg" әңгәмәсендә Финанслар министрлыгының пенсия яшен этаплап арттыру турындагы позициясен җиткергән иде. Ир-атлар (хәзер 60 яшь) өчен дә һәм хатын-кызлар (хәзер 55 яшь) өчен дә пенсия яшен 63 яшькә җиткәнче, әкренләп, 6 айга арттыру тәкъдим ителә, диелә «Интерфакс» хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International