“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Бу мәсьәлә бик озак хәл ителмәгәнгә мөрәҗәгать итүем. Минем йорт Түбән Мактамада “Зәй” бакчачылык ширкәтендә урнашкан. Койманың бер ягы Завод урамына чыга. Адрес алып, шул адреска теркәлергә уйлаган идем, шул рәвешле өйне җылыту өчен газ китерергә. Адрес булмагач, документны карарга да теләмиләр. Поселок советына да, архитектура бүлегенә дә мөрәҗәгать итеп карадым, файда юк. Хәзер дача, бакча йортларына газ кертергә рөхсәт бар бит. Шушы мәсьәләне хәл итүдә булышсагыз иде. Фәретдинов Альберт Хәсәнович.

Җавап: Түбән Мактама бистә советы раслаган карар нигезенлә “Зәй” бакчачылык ширкәте бакчачылык һәм дача участоклары зонасына керә. Федераль законда каралганча, бакча җир участогы – гражданнарга бакча, җиләк-җимеш, яшелчә яки башка төрле авыл хуҗалыгы культуралары үстерү, шулай ук ял итү өчен бирелә торган участок. Анда тору өчен йорт салырга була, ләкин теркәлү хокукы юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International