Безнең сайтта герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Бөтенроссия көрәш турниры турында фильм карагыз

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Быел Әлмәт җирендә беренче тапкыр герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Бөтенроссия көрәш турниры булды. Анда илнең 14 төбәгеннән иң көчле көрәшчеләр бил алышты.

Татарстан җыелма командасы турнирда уңышлы чыгыш ясады. Анда өлкәннәр арасында 4 көрәшче Әлмәт егетләре иде. Радик Гафуров 18 яшькә кадәргеләр арасында чыгыш ясады. Әлмәтлеләр турнирда югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган Бөтенроссия көрәш турнирына багышланган фильмны сез безнең сайтта “Видеорепортажлар” бүлегендә карый аласыз. Ул ӘМР башлыгының матбугат хезмәте тарафыннан төшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International