“Музейда музыка” тагын яңгырый

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
2012 елның гыйнварыннан Әлмәт крайны өйрәнү музее Ф.З.Яруллин исемендәге музыка көллияте белән бергәләп “Музейда музыка” циклыннан чаралар үткәреп килә. Аның максаты – әлмәтлеләрне рухи кыйммәтләргә һәм шәһәр тарихына җәлеп итү. Быелгы чаралар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына һәм Әлмәт районының 85 еллыгына багышлана.

10 февральдә 10.00 сәгатьтә шул циклдан “Кышкы әкият” дигән әдәби-музыкаль композиция була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International