Әлмәтнең яшь музыкантлары халыкара конкурста катнаштылар

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
6 февральдә Казанда балалар иҗатының “Киләчәк бүген башлана” дигән халыкара конкурсы үтте. Анда катнашкан 3нче музыка мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Скрипкада парлап уйнаучы Таҗиева Язилә белән Миннебаева Амалия (укытучылары Э.М.Шаһиәхмәтова, концертмейстер М.М.Матвеева) 2нче дәрәҗә лауреат булдылар.

Рафикова Дана – фортепиано – 3нче дәрәҗә дипломант, Ихсанова Гөлназ – 2нче дәрәҗә дипломант (укытучылары Кучерявенко Н.М.)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International