Мәсгут Мөхәммәтҗан улы илебезнең Ерак Көнчыгыштагы чикләре сагында җиде ел торган. 1943 елда 17 яшеннән армиягә алынган егет 1950 елда гына демобилизацияләнә.
Пенза өлкәсеннән хезмәткә чакырылган егет ай буена диярлек поездда Ерак Көнчыгышка бара. Сугыш эшенә өйрәткәч, аны танкка каршы ата торган мылтык расчетына билгелиләр. Аңа Кытай, Маньчжурия, Төньяк Корея җирләрендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә.
Кадетлар бигрәк тә ветеранның бүләкләре белән кызыксындылар. Кызылармеец Усмановның беренче бүләге – генералиссимус Сталин приказы белән бирелгән Рәхмәт язуы. Яшь кызыармеец аңа 1945 елның августында лаек була. Үз илебезнең “Японияне җиңгән өчен” медале янында Корея Халык-демократик Республикасының “Кореяны азат иткән өчен” медале дә бар. Бөек Җиңүнең юбилейлары уңаеннан ветеран 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Мәсгут абый Таҗикстанда яшәгән, анда 30 елга якын милициядә хезмәт иткән.