Әнисәне коткарырга ярдәм итегез!

2015 елның 10 феврале, сишәмбе
Хөрмәтле әлмәтлеләр, татарстанлылар! Әлмәт драма театры актеры, Татарстанның халык артисты Рәфикъ Таһиров гаиләсенә зур бәла килде. Аның хатыны, театрның әдәби-драматик бүлек мөдире Әнисә Таһирова 2014 елның декабрендә онкологик авыру уңаеннан операция кичерде. Диагнозы IV дәрәҗә канцероматоз.

Тормышы чәчәк атып кына торган 48 яшьлек кешенең көннәре санаулы булуына ышанасы килми. Олы кызлары Ләйлә әле хезмәт юлына аяк басып кына килә, Энҗеләре 2нче лицейда 11нче сыйныфта укый. Аларга да, безнең һәммәбезгә – дусларына, хезмәттәшләренә Әнисә бик кадерле, бик кирәк. Безнең халыкта кешегә авырлык килгәндә мир белән ярдәм итү традициясе бар. Бүген гаилә Израильдәге RTMC Medikal клиникасы белән дәвалау турында сүз алып бара. Аның бәясе 90 мең доллар. Рәфикъ белән Әнисә бюджет учреждениесендә эшлиләр, үзләре генә түләргә хәлләреннән килерлек түгел. Бу гаиләгә ярдәм итү зур игелегез булыр иде.
Россия Саклык банкында счет:

БИК 049205603

ИНН 7707083893

Банк исеме: «Банк Татарстан» № 8610 ОАО «Сбербанк России»

Допофис 8610/0356

Корсчет 30101810600000000603

Счет номеры 42307810262360316041

Счет Таһиров Рафик Рустамович исеменә ачылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International