Кан басымы күрсәткечләрен ТР сәламәтлек саклау министрына күрсәтеп булачак

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасында яшәүчеләр социаль челтәр аша кан басымы күрсәткечләрен ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга күрсәтә алачак. Бу хакта бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында билгеле булды.

Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча Баш штаттан тыш белгече Сергей Бойцов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Татарстанда “Вафин, менә минем кан басымым” (“Вафин, вот мое давление”) акциясе старт алды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акциядә катнашырга теләүчеләр Instagram социаль челтәрендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин битендә (@vafinadel) кан басымы күрсәткечләре күренгән фотосурәтне урнаштыра ала. Министр бер хәбәрне дә игътибарсыз калдырмаска ниятли, ул үзе теге яки бу кешенең кан басымы күрсәткеченә карата фикерен әйтәчәк.

Кан басымы күрсәткечләрен бераз соңрак башка социаль челтәрләр аша күрсәтү дә мөмкин булачак.

Искәртеп узабыз, агымдагы 2015 нче ел Россия Федерациясендә йөрәк-кан тамыры авыруларына каршы көрәш елы буларак игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International