Әлмәттә “Татарстан чаңгы юллары 2015” узды

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
8 февральдә Әлмәттә “Татарстан чаңгы юллары” узышы булды. Анда предприятиеләрдә, оешмаларда һәм бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр, урта, югары уку йортларында, мәктәпләрдә укучылар, теләге булган барлык кешеләр катнашты. Көннең бик матур торуы һәм чаңгы трассасының шәһәргә якын булуы кешеләрнең бу акциядә актив катнашуына файда итте. Күңел ачу программасы һәм сәүдә рәтләре дә оештырылган иде.

Әле төп ярыш көненә кадәр, 2-6 февральдә шәһәр һәм район мәктәпләрендә традицион чаңгы узышлары оештырылган иде, аларда 12 876 укучы катнашты.

“Татарстан чаңгы юллары” чарасын тантаналы ачу 10.00 сәгатьтә ипподромда булды, анда Әлмәт муниципалитет, уку йортлары, предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты. Узышны Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов башлап җибәрде. VIP-узышта райондагы 68 предприятие һәм оешма җитәкчесе катнашты. Алардан эстафета ветераннарга һәм пенсионерларга, аннары студентларга күчте.

9 февральдә барлыгы 9 604 кеше чаңгыга басты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International