Сәламәтлек саклау учреждениеләре системасында традицион “Ачык ишекләр көне”

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Сәламәтлек саклау учреждениеләре системасында традицион “Ачык ишекләр көне”ндә Әлмәт районы сәламәтлек саклау идарәсе, район мәгариф системасы белән бергә, өлкән сыйныфларда укучылар өчен 3нче шәһәр поликлиникасында, медицина көллиятендә һәм район үзәк дәваханәсендә очрашу-танышу чарасы үткәрде. Укучылар “Яшьлек” микрорайонында ике ел элек тантаналы рәвештә ачылган гомуми практика врачы офисында да булдылар.

Дәвалау факультетының 6нчы курсында укучы Илдар Гаязов (17нче мәктәпне тәмамлаган) Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов исеменнән сәлам тапшырды, студентлар тормышы, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International