Әлмәт район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары министр урынбасары итеп билгеләнде

2015 елның 8 феврале, якшәмбе
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең экономика буенча урынбасары булып эшләгән Айдар Каюмов ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнде.

Каюмов Айдар Марат улы 1983 елның 3 июнендә Әлмәттә туган. Әлмәт дәүләт нефть институтын 2005 елда “нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләрендә экономика һәм идарә” белгечлеге буенча тәмамлаган.

2002-2012 елларда коммерция структураларында эшләгән.

2012 елның июленнән шул елның октябренә кадәр ӘМР башкарма комитетының экономика, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе.

2012 елның октябреннән хәзергә кадәр ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

3нче класслы действительный муниципаль киңәшче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International