Әлмәттә “Россия чаңгы юллары”, “Татарстан чаңгы юллары” ярышына 20 мең кеше чыкты

2015 елның 8 феврале, якшәмбе
Әлмәтлеләр бүген “Россия чаңгы юллары”, “Татарстан чаңгы юллары” ярышында катнашалар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, катнашучылар саны 20 мең чамасы булырга тиеш. Катнашучылар арасында предприятиеләрдә, бюджет учреждениеләрендә һәм оешмаларда эшләүчеләр, урта һәм югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, теләге булган барлык кешеләр.

“Татарстан чаңгы юллары” ярышын ачу тантанасы шәһәр ипподромында булды. Иң беренче булып оешма һәм предприятие җитәкчеләре, шулай ук муниципалитет җитәкчелеге старт алды. Аларны өлкән сыйныф укучылары алыштырды, аннары студентлар чаңгыга басты.

Ярышның нәтиҗәләре иртәгә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International