Бөек Ватан сугышы ветераны туган көнен билгеләп үтте

2015 елның 7 феврале, шимбә
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Рәхимҗан Вафин туган көнен билгеләп үтте. Ул 1926 елның 7 февралендә Аксубай районының Яңа Үзи авылында туган. Хезмәт эшчәнлеге колхозда башланган. Сугышка 1943 елда алынган. Кара диңгез флотында хезмәт иткән.

Сугыштан соң, туган авылына кайтып, мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли башлаган. Читтән торып Чистай педучилищесын тәмамлаган, Казан педагогика институтына укырга кергән.

1966 елда фронтовик Әлмәткә күчеп килгән, мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән.

Ветеранны тәбрикләргә магариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев килде, ул Рәхимҗан агага чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Рәхимҗан Вафин 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән, ТАССР һәм РСФСР мәгариф министрлыкларының Мактау кәгазьләре бар.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International