Әлмәттә 27 эш бирүче хезмәткәрләрен кыскартачагы турында белешмә биргән

2015 елның 6 феврале, җомга
Әлмәтлеләргә эш урыннарыннан кыскарту яный. Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насретдинов билгеләп үткәнчә, ел башыннан эш эзләп үзәккә 324 кеше мөрәҗәгать иткән. Теркәлгән эшсезләр саны 1062 гә җиткән. Узган елның шушы чорында эшсезләр 1265 булган. Үткән атнада предприятиеләрдән 47 кеше эштән киткән. Хезмәткәрләрнең 12 проценты кыскартылган. Быел 27 эш бирүчедән 169 кешенең кыскартылачагы турында мәгълүмат кергән. Шул ук вакытта 898 хезмәткәрне башка эш урыннарында көтәләр. Тәкъдим ителгән вакансияләрнең 76 проценты - эшче һөнәрләре буенча. “Алнас” җитәкчелеге ел азагына кадәр 200 хезмәткәрен кыскартачакларын белдерде. “СМП-2000” предприятиесеннән 188 кешене эштән җибәргәннәр инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International