Алдагы 10 елда Россиядә табигый бәла-казалар саны ике тапкыр артырга мөмкин
2015 елның 6 феврале, җомга
Россиядә алдагы 10 елда табигый бәла-казалар саны ике тапкыр артырга мөмкин. Бу хакта РФ табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской министрлыкның 15нче Тотрыклы үсеш саммитында чыгыш ясаган вакытта белдерде.
"Россиядә 1990 елдан башлап 2010га кадәр куркыныч табигать күренешләре саны дүрт тапкыр диярлек артты һәм елга якынча 6-7 процентка күбәя бара, дип китерә аның сүзләрен ТАСС. - Соңгы елларда зур күләмле табигый бәла-казалар, иң беренче чиратта су басулар һәм урман янгыннары саны, берничә тапкыр артты. Россия галимнәре мәгълүматларына караганда, алдагы 10 елда куркыныч табигать күренешләр саны ике тапкыр артачак".