Әлмәт районында язгы чәчүгә әзерлек бара

2015 елның 6 феврале, җомга
Агросәнәгать комплексында язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Инженерлык хезмәте алдына туфрак эшкәртү машиналарын һәм тракторларны 1 апрельгә кадәр сафка бастыру бурычы куелды.

Әлмәт районында бүген 404 трактор һәм 168 берәмлек тагылма техника бар. Ремонтланасы 323 тракторның яртысы диярлек - 159ы төзәтелде. Чәчкечләрнең 96%ы эшкә әзер. Әлмәт районында 20 ремонт мастерское эшли, авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү һәм көйләү өчен 35 пункт бар, 80 слесарь эшкә тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International