Әлмәттә сәүдә нокталарында бәя кую тәртибе тикшерелде

2015 елның 6 феврале, җомга
20-23 гыйнварда вәкаләтле органнар махсус комиссия оештырып сәүдә нокталарында бәя кую тәртибен тикшерү максаты белән рейд үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре 30 гыйнварда шәһәр прокуратурасы, Роспотребнадзор, Россельхознадзор, Госалькогольинспекция вәкилләре катнашында матбугат конференциясендә каралды.

Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Вадим Хафизов шәһәр кибетләрендә сәүдә өстәмәсенең тиешле 30%тан артмавын хәбәр итте. Аерым алганда, сөткә өстәмә 18%, йомыркага 2-18%, карабодай ярмасына 10-34% тәшкил иткән.

Әмма узынып китүчеләр дә бар. “Меридиан” һәм “Сәлам” сәүдә челтәрләрендә өстәмәләр билгеләнгән нормалардан артып киткән. Мәсәлән, “Меридиан”да шикәр бәясенә 60% өстәмә куйганнар. Кибет хуҗаларына, прокуратурага чакыртып, рәсми кисәтү ясалды. Мондый хәлләр кабатлана калганда кесәләренә суга торган чара күрелергә мөмкин булуы әйтелде.

Рейдның тагын бер максаты кибетләрдә товарларның ассортиментын, беренче чиратта, социаль әһәмияте булган товарларның сатылуын тикшерү иде. берничә кибеттә 1%лы кефир, 2,5%лы катык, 15%лы каймак булмавы ачыкланды.

Комиссия шуны да билгеләп үтте: ажиотаж тудырып, сатып алучылар бәя күтәрелүенә еш кына үзләре дә сәбәпче булалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International