Медсанчасть белгечләре халыкара конференциядә “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда гибрид технологияләр” темасына доклад укыдылар

2015 елның 6 феврале, җомга
Мәскәүдә 2-3 февральдә “Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауда гибрид технологияләр” темасына VI халыкара конференция булды. Анда илнең төрле төбәкләрендәге клиникалардан вәкилләр дә, чит ил белгечләре дә катнашты.

Татарстан Республикасыннан Казан, Чаллы һәм Әлмәт югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү үзәкләре белгечләре барган иде. “Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеннан конференция эшендә гибридлы хирургия белән шөгыльләнүче врачлар И.Р.Ягафаров һәм И.Р.Закиров, рентгенохирург Р.Р.Сәйфуллин катнашты. Йөрәк-кан тамырлары хирургы, медицина фәннәре кандидаты И.Р.Ягафаров 2013 елның октябрендә күкрәк аортасы ярылган авыруны хирургия ысулы белән дәвалау турында доклад сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International