Бу хакта бүген Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
“РФ Хөкүмәте тарафыннан “Куркынычсыз шәһәр” (“Безопасный город”) аппаратлы-программалы комплексын (АПК) киңрәк файдалану буенча карар кабул ителде һәм аны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гамәлгә ашырачак. 2015-2016 елларда “Куркынычсыз шәһәр” АПК тәҗрибә участоклары булдырылачак. Әлеге проектны тормышка ашырачак сынау төбәкләре арасында Татарстан да бар. Аның беренче этабында, кала объектларын, сәнәгать, экологик һәм транспорт һ.б. системалар куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, видеомониторинг уздырылачак”, - дип белдерде Рафис Хәбибуллин.