Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны 572 кешегә арткан

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
3 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанның мәшгульлек хезмәтләре органнарында 15 мең 954 кеше теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда, 572 кешегә күбрәк, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Эшсезлек күрсәткече арткан һәм 0,78 процент тәшкил итә. Искәртеп узабыз, 27 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, эшсезлек күрсәткече 0,75 процент иде, узган атнада – 0,72 процент.

Шул ук вакытта республика вакансияләр банкында 31 мең 709 эш урыны бар, бер атнада эш бирүчеләр 3440 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән.

Шулай итеп, бер атнада халык мәшгульлеге хезмәтләре органнарына килеп 1218 эшсез теркәлгән. 613 кеше үз теләге белән эштән киткән, ә 85 е оешма бетерелү яки хезмәткәрләр штаты кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International