Әлмәткә Кырым көрәшчеләре килде

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Быел герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Әлмәт җирендә беренче тапкыр Бөтенроссия статусында үтәчәк. Дәрәҗәле ярыш “Татнефть” ААҖ спорткомплексында 6-8 февраль көннәрендә була. Хәзер турнирга әзерлек бара. Шушы көннәрдә Әлмәткә Кырым көрәшчеләре командасы килде. Команда 8 кешедән тора. Әлмәт көрәшчеләренең тренеры Рим Синякаев әйтүенчә, турнирда катнашырга илнең 20 төбәгеннән гариза алынган.

Әлмәткә бу турнирны оештыру хокукы бирелү юкка гына түгел. Район һәм шәһәр җитәкчелегенең, “Татнефть” компаниясенең булышлыгы белән спортның бу төре нефтьчеләр башкаласында актив пропагандалана, үсә.

Безнең көрәшчеләр берничә тапкыр үзләрен республикада иң көчлеләр итеп танытты.

Турнирны ачу тантанасы 7 февральдә 12.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International