Социаль яклау идарәсендә хисап җыелышы булды

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә Социаль яклау идарәсендә 2014 елдагы эш йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Хисап чорындагы эш йомгаклары турында доклад белән идарә җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова чыкты. Идарәнең эшчәнлеге халыкның төрле категорияләре тормышында тискәре тенденцияләрне киметүгә, төрле чаралар ярдәмендә инвалидларны социаль интеграцияләүгә, шулай ук социаль булышлык күрсәтүдә адреслылыкны арттыруга юнәлдерелгән.

Ел дәвамында Социаль яклау идарәсе аша 73 меңнән артык кеше төрлечә социаль түләүләр алган. Тулаем алганда, республика бюджетыннан һәм федераль бюджеттан, шулай ук социаль иминият фонды бюджетыннан социаль яклау чараларына 643 миилион 883 мең сум акча тотылган (2013 елда 600 млн 154 мең сум).

2015 елда социаль яклау идарәсе һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре алдында зур бурычлар тора. Кадрия Гыйматдинова социаль хезмәткәрләр коллективы барлык кыенлыкларны җиңеп чыгар, алда торган бурычларны уңышлы хәл итәр дип ышандырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International