Әлмәттә “Җәяүле кичүе” дигән профилактика чарасы башлана

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Юлларда җәяүлеләрнең тапталуларын кисәтү максатында 10 февральдән 20 февральгә кадәр “Җәяүле кичүе” дигән профилактик чара (ункөнлек) үткәрелә.

Җәяүлеләрнең юлларда-урамнарда бәхетсезлек очракларына юлыгуы быел борчу тудырырлык хәлдә. Татарстанда гыйнвар аенда 115 кеше машина астына эләккән. 6 кешенең гомере өзелгән. 47 очрак турыдан-туры җәяүлеләр кичүендә булган, нәтиҗәдә 50 кеше зыян күргән. Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрнең кичү урыннарында транспорт астына эләгүе машина йөртүчеләрнең кичү аша үтү кагыйдәләрен үтәмәвеннән килә.

Торак пунктлардан читтә, бигрәк тә караңгы вакытта, җәяүлеләрнең машина астына эләгү очраклары булып тора. Гыйнвар аенда шундый 10 очрак булып, шуларның 4есе җәяүлеләрнең үлеменә китергән.

Шуларны исәпкә алып, җәяүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаларын булдырмау максатында “Җәяүле кичүе” профилактик чарасы үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International