Әлмәттә социаль челтәр мошеннигы хөкемгә тартылды

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
4 февральдә Әлмәт шәһәр суды мошенниклыкта гаепләнүче кешегә хөкем карары чыгарды.

Хөкем ителүче бер социаль челтәрдә автомобиль йөртүче таныклыгы алуда ярдәм күрсәтү турында белдерү урнаштырган. Чынлыкта андый реаль мөмкинлеге булмаган.

Аның кармагына бер кыз эләккән. Хөкем ителүче аңа ЮХИДИнең Әлмәт бүлегендә шофер таныклыгы алуда ярдәм итәргә булган. Кыз белән очрашканда үзен башка исем белән атап, кыздан 6 мең сум акча алган.

Суд утырышында гаепләнүче гаебен таныды, тәүбә иттте. Кызга күргән зыян тулысынча кайтарылды.

Гаебен йомшартучы хәлләрне исәпкә алып, суд гаепләнүчене бер еллык сынау шарты белән бер елга ирегеннән мәхрүм итәргә карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International