Әлмәттә җәяүлене автомобиль бәргән

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
4 февральдә 19 сәгать 10 минутта Ленин урамында 195нче йорт турында Мицубиси Оутлендр автомобилен идарә итүче 1983 елда туган кеше, иминлекне тәэмин итәрдәй тизлек сакламыйча, көйләнешсез кичүдән урам аша чыгучы җәяүлене бәрдергән. Шул вакыйга нәтиҗәсендә җәяүле төрле тән җәрәхәтләре белән медсанчастьның реанимация бүлегенә салынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International