Район башлыгының матбугат хезмәте “Балага бәхет бүләк ит” хәйрия эстафетасында катнашты

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
2014 елның декабрендә “Әлмәт таңнары” гәзите редакциясе “Балага бәхет бүләк ит” хәйрия эстафетасы башлану турында игълан иткән иде. Акция Әлмәт район советы һәм башкарма комитеты булышлыгы белән үткәрелә. Ул авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү максаты белән оештырыла, ел буена дәвам итәчәк.

Быел хәйрия акциясендә беренче булып ӘМР башлыгының матбугат хезмәте катнашты. Алар 81 яшьлек әби балаларының балаларын тәрбияли торган гаиләдә булдылар.

Ирина һәм Илдар Мазневларга район советы һәм башкарма комитеты исеменнән матбугат хезмәте җитәкчесе Рөстәм Гәрәев тузан суырткыч тапшырды, сәламәтлек һәм имин тормыш теләде.

Ирина стилист-чәчтараш булырга хыяллана, Илдар музыка тыңларга ярата. Мавыккан шөгыльләренә ярашлы бүләк – фен һән стереоколакчын аларга күңелле сюрприз булды.

Бүген балалар әбиләренең әнисе Мәдинә Гаязовна белән яшиләр. Аңа 2005 елда бәләкәчләрне опекага алырга туры килә. Кыз ул чакта 3 яшьлек була, ә малайның бер яше дә тулмаган. Шул көннән бирле алар бергә, балалар әбиләренә ярдәм итәләр, аны уңышлары белән сөендерәләр. Ирина буш вакытында китаплар укый, рәсем ясый. Илдар яшь техниклар станциясенә йөри, кораб модельләре ясый.

Хәйрия эсиафетасы дәвам итә. Алга таба анда “Луч” телекомпаниясе хезмәткәрләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International