Әлмәттән мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр Россия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашачак

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Әлмәт районы укучылары Бөтенроссия предмет олимпиадаларының төбәк этабында 2 җиңү һәм 13 призлы урын яулады.

2нче лицейның 10нчы сыйныф укучысы Аделина Калинина (укытучысы М.А.Гобәйдуллина) әдәбият олимпиадасында җиңүче булды, 3нче мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Артемий Пергушев (укытучысы М.Д.Худжанкулова) физикадан үзен иң белемле итеп танытты. Бу укучылар Татарстан исеменнән Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләрендә үтәчәк Бөтенроссия предмет олимпиадаларында катнашачаклар.

Төбәк олимпиадалары дәвам итә әле, алда укучыларны экология, хокук белеме, немец теле һәм технология буенча көч сынашу көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International