Рөстәм Миңнеханов: “Экологияне саклау юнәлешендә системалы рәвештә эшләмәсәк, барлык көндәшле өстенлекләребезне югалтачакбыз”

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм быелга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы узды. Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе бинасында үткәрелгән утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең экология күзәтчелеге дәүләт идарәсе башлыгы Наталья Соколова, РФ Дәүләт Думасының Экология, табигать ресурслары, табигатьтән файдалану буенча комитеты әгъзасы, депутат Фатыйх Сибагатуллин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һ.б. катнашты.

2014 елда Татарстанда табигатьне саклау өлкәсендә барлыгы 6, 8 мең хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларның 96 проценты уңай якка хәл ителгән. Әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законны санга сукмау нәтиҗәсендә, 40 млн. сумнан артык штраф салынган (шуның 28 млн. сумнан артыгы җыеп алынган), республикадагы 671 предприятие һәм оешма җаваплылыкка тартылган, 94 предприятиенең эшчәнлеге туктатылган.

Әлеге мәгълүматны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров китерде. Аның сүзләренә караганда, былтыр яңа чистарту корылмалары булдыру һәм искеләрен төзекләндерү, заманча технологияләр кертү һәм агып җыела торган суларны чистарту процессының нәтиҗәлелеген арттыру сәбәпле, сулыкларга агулы матдәләр агызу 2, 4 млн. куб м.га кимегән. Атмосфера һавасын пычрата торган матдәләр дә 6, 3 т.га азрак чыгарылган. Бу республиканың “Татнефть”, “Газпромтрансгаз-Казан”, “Таиф НК”, “Нәфис-косметикс”, “Оргсинтез”, “Танэко” кебек эре предприятиеләрендә газ чистарту корылмаларын модернизацияләү, факел газларын эшкәртү һ.б. чаралар ярдәмендә мөмкин булган.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов белдергәнчә, 2014 елда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен административ түләүләр хисабына бюджетка 795 млн. сум акча кергән. Ул Татарстанның түләүләр җыю буенча Идел буе федераль округында беренче урында булуын билгеләп узды. Фәрит Хәйретдинов соңгы өч елда табигатьне саклау законнарын бозмаган кече һәм урта бизнес оешмаларына карата тикшерүләр санын былтыр 40 процентка кыскаруын билгеләп үтте. 2014 ел дәвамында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан 609 административ эш кузгатылган, шул исәптән Эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура органнары материаллары буенча – 107, тагын 11, 7 млн сум күләмендә административ җаваплылыкка тарту эшләре башкарылган. 14, 4 млн.ы җыеп алынган.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегия утырышына нәтиҗә ясап, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады. “Татарстанның индустриаль яктан үсеш алган төбәк булуын исәпкә алып, табигатьтән файдалану, әйләнә-тирәне саклау юнәлешендә системалы рәвештә эшләмәсәк, барлык көндәшле өстенлекләребезне югалтачакбыз”, – диде ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан экологлары әйләнә-тирә мохит торышын контрольдә тоту һәм хилафлыкларны ачыклауга мөмкинлек бирә торган барлык заманча җайланмаларга ия. Президент мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирүнең әһәмиятен ассызыклап: “Табигатьне саклау юнәлешенә баларларны тарту – җитди һәм кирәкле эш, чөнки киләчәктә аларның әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәячәгенә ышаныч зур”, – диде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада һаваны пычратуда, эре предприятиеләргә караганда, автомобильләрнең өлеше зуррак. Бу уңайдан ул газ-мотор ягулыгы куллану һәм файдалануга электромобильләр кертү зарурияте турында әйтте.

“2015 елны без билгеле бер шом белән каршылыйбыз. Әмма, авыр икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә, акча җитмәү сәбәпле, табигатькә саксыз карашка юл куелырга тиеш түгел”, – дип белдерде Президент үзенең чыгышында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International