«Татнефть» белән «Лукойл» компанияләре кадрлар резервы өчен уртак укулар оештырган

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
«Татнефть» һәм «Лукойл» компанияләре фәнни-техник конференцияләрдә җиңүчеләр өчен белем бирү слеты оештырган. Курс Мәскәү нефть-газ бизнесы институты тарафыннан компанияләрнең кадрлар резервында булган җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр өчен «MBA: нефть и газ бизнесы» программасы кысаларында эшләнгән. Ул берничә этаптан тора.

Тренингның беренче өлеше Татарстанда былтыр ноябрь азагында узган. Анда катнашучылар "Татнефть" ААҖ һәм аның бүлендек җәмгыятьләре эшчәнлеге белән танышкан. Программа Әшәлче югары үзлекле нефть чыганагы объектлары, «Татбурнефть» һәм «Татнефть-РемСервис», «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында булуны үз эченә алган.

"Нефть-газ компаниясенең яшь лидеры" модульле программасының икенче этабы 2 февраль көнне Коми Республикасында "Лукойл-Коми" ҖЧҖ базасында башланган. Компаниянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яшь белгечләр беренче атна дәвамында Усинск һәм Ухтада нефть предприятиясе эшчәнлеге, стратегиясе, төп проектлары һәм ресурс базасы белән танышачак.

Тренингның теоретик өлеше "Нефть-газ бизнесын үстерү" дип атала. Нефтьчеләр алдында лекцияләр белән Россия һәм чит ил белгечләре чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International