ТРда законсыз рәвештә карьерлар барлыкка китерү дәвам итә — министр Азат Хамаев
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
2014 елда Росреестрның Татарстан буенча идарәсе тарафыннан 65 мең гектардан артык файдаланылмаган авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган. Бәхәсләрне судка кадәр хәл итү нәтиҗәсендә, бу мәйдан 33 мең гектарга кадәр кимегән.
Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында бу тармакның җитәкчесе Азат Хамаев хәбәр итте.
Әлеге министрлык, Росреестрның ТРдагы идарәсе белән берлектә, файдаланылмый торган җирләрне тартып алу белән дә шөгыльләнә. Мисал өчен, узган ел гына да ТРның Питрәч, Лаеш, Тәтеш муниципаль берәмлекләрендә урнашкан шундый 582 гектар җир тартып алынган.
Авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган җирләрнең тагын бер проблемалы ягы бар: ул − законсыз рәвештә барлыкка китерелгән карьерлар. Былтыр РФ Җир кодексын бозып ясалган шундый 221 карьер ачыкланган. ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы тарафыннан кисәтүләр булуга да карамастан, республиканың Югары Ослан, Биектау, Тукай, Питрәч районнарында законсыз рәвештә карьерлар барлыкка китерү дәвам итә. Министр Азат Хамаев шушы проблемага игътибарын юнәлтеп: “Законсыз рәвештә теркәлгән җирләрне муниципаль берәмлекләргә кире кайтару өлкәсендә, Татарстан Прокуратурасы белән берлектә эш туктап тормый. Шундый 409 участок буенча эш алып барыла, ә 319 участок буенча дәгъва белдерелгән, 257 җир кишәрлеге муниципаль берәмлекләргә кире кайтарылган. Хәзер ул җирләрне файдалануга кертү — төп максат булып тора”, - диде.
“Хәзерге икътисади шартларда дәүләт ихтыяҗын яклау, аның керемнәрен арттыру һәм саклау төп бурычлардан санала. 2015 елның бюджеты муниципаль һәм дәүләт милкен файдаланудан алынган керемнәргә бәйле, шул исәптән җир кишәрлекләрен файдаланудан кергән салымнарга да. Республика һәм җирле бюджетны тулыландыруда ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгы куйган бурычларны үтәр дип ышанасы килә”, - диде киңәйтелгән утырышта булган ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.