Әлмәттә кризиска каршы штаб оештырылды

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Әлмәт муниципаль районында кризиска каршы штаб оештырылды. Аның бурычларыннан берсе – тышкы экономик үзгәрешләргә бәйле оператив мәсьәләләрне хәл итү, районның алга таба тотрыклы үсеше өчен чаралар күрү.

Кризиска каршы штабка район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелек итә. Ул штабның эше хәлиткеч юнәлешләр буенча алып барылачагын әйтте, аларга контрольлек итү аерым җитәкчеләргә йөкләнәчәк. Предприятие эшендә кризис галәмәтләре иң элек ликвидлылыкта һәм түли алу сәләтендә күренә. Ул беренче чиратта эш урыннары кыскаруда һәм мәшгульлек кимүдә чагылыш табачак. Мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов белдерүенчә, хезмәт базарында хәл тотрыклы килеш кала.

Кризиска каршы план нигезендә Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия көчәйтелгән режимда эшли.

Район башлыгы ассызыклаганча, катлаулы экономик хәлдә бюджет системасының баланслылыгын һәм төбәкнең социаль-экономик тотрыклылыгын тәэмин итү эшен дәвам итәргә, шулай ук тотрыклы үсешне дәвам итү өчен мөмкинлекләр табарга кирәк.

Кризиска каршы штаб һәр атнаның чәршәмбе көннәрендә җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International