Әлмәт боксерлары А.Сабиров һәм Р.Шафигуллин истәлегенә V Республика турнирында катнаштылар

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
1 февральдә Түбән Чыршылы бистәсендә А.Сабиров һәм Р.Шафигуллин истәлегенә бокс буенча V Республика турниры булды. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан 65кә якын спортчы катнашты. Әлмәт районыннан турнирга “Алга” спортклубында тренерлар Марат Гыймаев, Андрей Рыжиков, Тимур Гыймаев һәм Александр Панов шәкертләре – барлыгы 15 үсмер барган иде. Алар уңышлы чыгыш ясады – 12 спортчы призлы урыннар яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International