“АЛНАС” 2015 елда продукциянең сыйфатын яхшыртуга 10 миллион сумнан артык акча тотачак

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Әлмәттәге батырылма нефть җиһазлары җитештерү заводы быел продукциянең сыйфатын яхшырту чараларына 10 миллион сумнан артык акча тотачак. Моның өчен заводта сыйфат өлкәсендә үсеш программасы расланды. Аерым алганда, эчке дефектлар аркасында югалтуларны киметү планлаштырыла. Беренче чиратта бу кою производствосына кагыла, югалтуларның 90%тан артыграгы шунда туры килә.

Программада каралган оештыру чаралары технология дисциплинасын яхшыртуга юнәлдерелә. Техник чаралар яңа җиһазлар һәм кораллар сатып алуны күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International