Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының беркадәр тәҗрибәсе тупланган, хәзер эш дәвамында төзәтмәләр кертеп, алдагы үсеш стратегиясен эшләү зарур – ТР Президенты
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы бүгенге көндә тупланган тәҗрибәсеннән чыгып, алдагы эшчәнлегендә төзәтмәләр кертеп барырга һәм киләчәктәге үсеш стратегиясен эшләргә тиеш. Бу хакта агентлыкның югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркында йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үтте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2015 елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, "Иннополис" МИЗ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар катнашты.
Талия Миңнуллинаның доклады агымдагы 2015 нче елга булган бурычларга багышланган иде. Аның тарафыннан билгеләп узылганча, агентлыкның җаваплылык үзәге бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр кертүдән гыйбарәт. 2014 нче елда аларның күләме 542 млрд сум тәшкил иткән. Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, узган елның 9 ае эчендә 401 млн доллар күләмендә турыдан-туры чит ил инвестицияләре кертелгән. Агентлык җитәкчесе бүген хакимлек иткән катлаулы икътисади шартларга тукталып, импортны алмаштыруга басым ясады. Аның фикеренчә, ресурсларга бәяләрне киметү потенциаль инвесторларның кызыксынуын арттыруга тәэсир итәчәк. “Чит илдән кертелгән продукцияне үзебездә җитештерелгәне белән алмаштыру производствосын булдыру – беренче бурыч. Товар тышкы базарга йөз тотарга тиеш”, - дип белдерде Т. Миңнуллина.
Бурычлар арасында шулай ук предприятиеләргә экспорт күләмен арттыруга теләктәшлек итү, ТР геопорталын модернизацияләү кебекләр һәм башкалар бар.
Рөстәм Миңнеханов күп кенә илләрнең тәҗрибәсен өйрәнү үзебездә дә инвестицион үсеш агентлыгын булдыруга этәргеч биргәнен искәртте. Бүгенге көндә ул агентлыкның зур роль уйнаганын ассызыклады. “Бүген күпмедер база инде тупланган, хәзер эш дәвамында төзәтмәләр кертеп, алдагы үсеш стратегиясен эшләү зарур. Күп кенә рейтинг агентлыклары фикеренә дә игътибар итәргә кирәк, моңа объектив мөнәсәбәт булырга тиеш. Ул рейтингка ни өчен килеп эләгүнең сәбәпләрен эзләргә кирәкми, бары тик “тар” урыннарны күреп, моннан чыгып алдагы стратегияне төзү зарур”, - дип басым ясады Президент.
Агентлык эшчәнлегенә килгәндә, Р. Миңнеханов белдергәнчә, ул начар эшли дип әйтү бер дә дөрес булмас иде, ел дәвамында бик күп презентацияләр уздырылган, күп кенә сәфәрләр оештырылган. “Персонал, тәҗрибә дә җитәрлек түгелдер әле бәлки, шуңа күрә тиз арада югары нәтиҗәлелеккә ирешү кыен. Әмма бүгенге көндә күләмле әзерлек эше үткәрелгән, күпмедер тәҗрибә тупланган дип әйтергә була”, - дип нәтиҗә ясады Президент.
Рөстәм Миңнеханов бүген инвесторларны җәлеп итү мәсьәләсендә авырлыклар булуын күздә тотканда, ислам банкингының перспективалары зур булуын билгеләп үтте, шулай ук башка яңа юнәлешләргә игътибар итәргә өндәде. “Яңа бурычлардан, дөньядагы вакыйгалардан чыгып, без Кытай, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африкадагы инвесторларны җәлеп итү буенча эшчәнлегебезне көчәйтергә тиешбез. Бу юнәлешләр буенча эшләргә кирәк”, - дип күрсәтмә бирде Президент. Шул ук вакытта АКШ, Ауропа илләре белән дә партнерлык мөнәсәбәтләре дәвам иттерелергә тиеш, диде.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, агентлыкка тагын да калыплашкан рәвештә һәм сыйфатлы төстә эшләргә кирәк. “Безнең проектлар буенча бердәм яхшы мәгълүмати базабыз юк. Кайда нинди проект, мөмкинлекләре нинди – эчтәлекле мәгълүмати базаны булдырырга тиешбез. Минемчә, бу бик әһәмиятле эш. Федераль дәрәҗәдә дә, бездә дә бу эш системалаштырылган булырга тиеш”, - дип белдерде ул.
Республика башлыгы кадрлар мәсьәләсенә аерым тукталды. “Безгә әзерлекле кешеләр кирәк. Без “Сколково” мәктәбе белән актив рәвештә эшләячәкбез”, - диде ул. Аның сүзләренчә, һәр инвестицион проект әзерлекле белгечләрне таләп итә. “Төбәктә инвесторлар өчен иң яхшы шартларны тудырырга тиешбез”, - диде Президент.
Рөстәм Миңнеханов соңгы ике елда республикада муниципаль районнарда индустриаль мәйданнар булдыру өстендә актив эш алып барылуын да билгеләп үтте. Бүген аларга, шул исәптән хосусый индустриаль мәйданчыкларга да, ихтыяҗ зур, дип шәрехләде ул.
“Һәр инвестицион проектны алга сөрергә тиешбез. Синең проектың белән кызыксынганчыга кадәр 15 мәртәбә очрашу да бик мөмкин. Бүгенге көндә төбәк икътисадына инвестицияләр суммасы кечкенә булмаса да, ул саннарны икеләтә арттыру зарур”, - дип ассызыклады Президент.
“Татарстанның иминлеге – көчле икътисадта. Аның үсеше өчен безгә югары профессиональлеккә ия кадрлар кирәк, фәнни һәм белем бирү мохитеннән башка бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле була алмаячакбыз. Без үз территориябез мәнфәгатьләрен күздә тотып эшлибез. Системалы эш кенә уңай нәтиҗәләрен бирәчәк”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.
Чыгышының азагында республика җитәкчесе инвестицион үсеш агентлыгына тагын да камилләшүне һәм зурдан-зур уңышлар теләде.
Коллегия азагында агентлыкның берничә хезмәткәренә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр бирелде. Шулай ук, Татарстан территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча, ТР Президенты катнашында Чүпрәле районы һәм Кытайның Хэбэй провинциясе эшмәкәрләре ассоциациясе, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Әзербайҗанның "Бенконс Констракшн" ҖЧҖ арасында килешүләр килешүләр имзаланды.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз