Урам суларын җыю системасына нефть продуктлары эләккән

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Әлмәттәге бер предприятие экологик законнарны бозган. Табигатьне саклау буенча районара прокуратура Госприроднадзорның төбәк идарәсе белгечләре белән бергәләп шәһәрдә нефть скважинасы бораулаганда экологик законнарның саклануын тикшерде. Тикшерүдән күренгәнчә, подряд оешмасы нефть продуктларын рөхсәтсез-нисез су җыю коллекторына агызган, шуннан алар Әлмәт шәһәренең чистарту корылмаларына эләккән. Бу исә чистарту корылмаларының эшенә зыян китергән. Зыян 810 338 сум тәшкил итә. Шуның өстенә корылмадан чыга торган суның сыйфаты начарлану сәбәпле Зәй елгасы да пычранган.

Прокуратура таләбе белән подряд оешмасы һәм аның җитәкчесе 44 мең сум штрафка тартылды.

Шәһәр канализациясенә нефть продуктлары эләгү турында вакытында хәбәр итмәгән өчен су коллекторының иясе булган юридик зат административ җаваплылыкка тартылды, аңа 10 мең сум штраф салынды.

Хәзер гаеплеләрдән суд тәртибендә эзләп алу максатында мохиткә китерелгән матди зыян күләме ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International