Финанс пирамидасы әлмәтлеләрдән 7,5 миллион сум җыйган

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Әлмәтлеләр күзәтчелек ведомствосына “Благо” кредит-кулланучылар кооперативы вкладлар буенча зур процентлар вәгъдә итүен, әмма һаман да ышандырылган акчаны түләмәве хакында зарланып мөрәҗәгать иткән.

Тикшерүчеләр кооперативка карата алдау юлы белән мошенниклыгы өчен җинаятьэше кузгаткан. Компаниянең офисы Белоглазов урамында урнашкан булган. Прокуратура хезмәткәрләре әйтүенчә, алданучылар арасында моның пирамида икәнлеген белүчеләр дә булган. Шулай итеп, “Благо” әлмәтлеләрдән 7,5 миллион сум акча җыйган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International