Әлмәт театры Санкт-Петербург тамашачысы өчен чыгыш ясый

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
9 февраль көнне кичке 7 дә Санкт-Петербургта Александр театрының Яңа сәхнәсендә Әлмәт Татар дәүләт драма театры “Язылмаган язмышлар” спектаклен куя.

Спектакльнең режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова аны татар театры өчен яңа жанр — вербатим жанрында сәхнәләштергән, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Вербатим, латинчадан тәрҗемә иткәндә, сүзен-сүзгә дигәнне аңлата һәм спектакльдәге монологлар чын тормышта булган кешеләрнең сөйләменнән гыйбарәт.

Спектакльдә 6 актриса катнаша. Аларның һәркайсы үзләренең геройларын эзләп табып, алар белән элемтәгә кереп, сөйләштерә һәм шул геройлары тарихын түкми-чәчми тамашачыга җиткерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International