Татарстанда "Россия чаңгы юллары"на 150 меңнән артык кеше чыгар дип фаразлана

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Татарстанда 33нче Бөтенроссия "Россия чаңгы юллары" узышында 150 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Бүген бу хакта Россия спорт министры Виталий Мутконың физик культура һәм спорт өлкәсендә төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән 33нче Бөтенроссия "Россия чаңгы юллары" узышына әзерлек мәсьәләләренә багышланган видеоконференция барышында мәгълүм булды. Видеоконференциядә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

"Россия чаңгы юллары"н нәкъ менә февраль аенда үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Ул чаңгы спортын, сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерүче старт. Быел ярышлар аеруча истәлекле вакытта уза: тиздән Сочида Олимпия һәм Паралимпия уеннарын үткәрүгә бер ел тула", - диде В.Мутко.

Бүген профильле төбәк органнары җитәкчеләре Россия спорт министры алдында федерация субъектларында "Россия чаңгы юллары"н үткәрүгә әзерлек барышы турында хисап тотты. Чаңгы ярышларын оештыруга әзерлек: аны үткәрү урыны һәм вакыты, фаразланган катнашучылар саны, судьялар составы, ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр һәм призлар хакында сөйләделәр.

Видеоконференция азагында Виталий Мутко төбәкләрне ярышларны җаваплы һәм кызыклы итеп үткәрергә өндәде. Беренче тапкыр "Россия чаңгы юллары"на килгән кешедә анда ел саен катнашу теләге туарга тиеш, дигән фикердә министр.

Искәртеп узабыз: 33нче Бөтенроссия "Россия чаңгы юллары" узышы 8 февральдә 71 төбәктә узачак. Ярышларда барлыгы 1,5 миллионнан артык кеше катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International