“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хәерле көн, Мәҗит Хаҗипович. Без күп балалы гаилә. Кечкенәбез ясалма тукландыруда, шуңа күрә без ай саен балалар поликлиникасыннан сөт кухнясына рецепт алабыз. Бүген үзебезнең участокка (13нче участок) рецепт алырга барган идек, медсестра рецепт бирмәде. 6-12 айлык балалар бик күп, шунлыктан ике айга бер тапкыр гына бирә башлыйбыз ди. Бала ике айның берендә сөтсез утыра буламыни?

Җавап: ТР хөкүмәте карары нигезендә ясалма тукландырудагы өч яшькә кадәрле балалар гаиләдә бер кешегә туры килә торган керем яшәү минимумыннан артмаганда, хроник авырулары (хроник анемия һәм аксым-энергетика җитмәүчелек) булганда махсус сөт продуктлары һәм катнашмалар белән бушлай тәэмин ителә. 2014 елның 6 маенда туган Золотухина Полина 3 айлык вакыттан бирле ясалма тукландыруда, хроник анемия һәм аксым-энергетика җитмәүчелек белән авырмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International