Балигъ булмаган кешегә алкоголь продукциясе саткан сатучыга штраф салынды

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
55 яшьлек сатучы хатын-кыз К. РФ Җинаять кодексының 1511 маддәсендә каралган җинаять ясауда (балигъ булмаган яшьтәгеләргә алкогольле продукция сату) гаепле дип табылды.

Суд утырышында шулар ачыкланды: 2014 елның 25 июнендә Гагарин урамында урнашкан “Юность” кибетендә К. балигъ булмаган яшьтәге кызга алкогольле эчемлек саткан, шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

2014 елның 26 ноябрендә шул ук кибеттә К. яңадан да балигъ булмаган яшьтәге кешегә алкогольле эчемлек саткан. Ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аңа дәүләт файдасына 10 мең сум күләмендә штраф салды. Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International