«Бар да туган йорттан башлана…»

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
16нчы урта мәктәп базасында «Бар да туган йорттан башлана…» республика проектын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт шәһәренең ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен “21нче гасыр гаиләсе. Тәрбияләргәме, дус булыргамы” дигән темага түгәрәк өстәл булды.

Түгәрәк өстәлнең пленар өлешен сәламләү сүзе белән мәктәпнең директоры Н.В.Парфилова ачты. Анда ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Г.Р.Нотфуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.М.Мартынычева һ.б чыгыш ясады.

Практик өлештә 282 ата-ана, 8 мәктәпкә бүленеп, тәрбия эшенең төрле яклары турында фикер алышты.

Катнашучылар фикеренчә, практик өлешне үткәрүче педагог-психологлар, үз эшләренә бик җитди карап, сөйләшүне файдалы, үтемле итеп үткәрүгә ирешә алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International