Татарстанда һава шартлары бозылу сәбәпле, “Буран” планы кертелгән

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Мондый һава шартлары 3 февраль төнендә дә сакланачак, дип фаразлана

Татарстан территориясендә һава шартлары бозылу сәбәпле, “Буран” планы кертелгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

План республикада 10.00 сәгатьтән бирле гамәлдә.

Ведомствода белдерүләренчә, бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе адресына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән куркыныч метеорологик күренешләре көчәюе турында кисәтүле хәбәр килгән.

“Алдагы 1-3 сәгатьтә, 2 февральнең көн азагына кадәр көньяктан 16-21 м/с, вакыты белән 25-30 м/с тизлектә җил булачак. 3 февраль төнендә көчле җил саклана, вакыты белән 21-26 м/с булырга мөмкин”, - диелгән хәбәрдә.

Республикада һава шартлары кискенләшүе сәбәпле, 10.00 сәгатьтән шәһәрара йөрүче автобуслар хәрәкәте чикләнгән.

11.30 сәгатьтә 5 муниципаль берәмлек территориясендә (Казан, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш, Кама Тамагы) 69 торак пунктта 25 мең 134 кеше, 34 социаль объект утсыз калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе транспортта ерак араларга сәфәр кылудан, балык тотудан баш тартырга киңәш итә. Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник хәленә игътибар бирү зарур, бигрәк тә тормоз системасы төзек, шиннар сезон буенча булырга тиеш. Җәяүлеләргә уңайлы аяк киеме кияргә, җәяүлеләр юлыннан йөрергә, хәрәкәт итүче транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска киңәш ителә.

«Татар-информ»
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International