Район башлыгы быел гына эшли башлаган Мини-ТЭЦта булды

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков һәм башка рәсми затлар шәһәр объектларын йөреп чыктылар. Алар 2нче котельныйдагы быел гына эшли башлаган Мини-ТЭЦта булдылар. Аның өч машинасы 6 МВт җылылык энергиясе һәм 6 МВт электр энергиясе эшләп чыгара. Җылылык энергиясе кулланучыларга җылы су җибәрү өчен файдаланылачак, электр энергиясе котельныйларның үз кирәкләренә тотылачак, арткан кадәресе сатылачак. Бер үк вакыта җылылык энергиясе дә, электр энергиясе дә эшләп чыгару җылылык энергиясенә бәяне арттырмаска ярдәм итәчәк дип уйланыла. Бу эшләр АТСны 2010 елда “Татэнерго”дан сатып алыган “Татнефть” ААҖ тарафыннан финанслана.

Аннары “Көньяк-көнчыгыш” реабилитация-җитештерү предприятиесендә булдылар. Аның 8 мең квадрат метрлы территориясендә җитештерү корпусы, склад һәм гараж бокслары, административ корпус урнашкан. Анда хәзер матрас, мендәр, автомобиль чехолы, эш киемнәре, брусчатка, плиткалар һәм башка төр продукция җитештерелә. Мәйданның яртысы арендага бирелә. Предприятие җитәкчесе Валерий Кузнецовның әйтүенчә, предприятиенең мөмкинлеге чикләнгән кешеләр, шулай ук инвалид булмаган белгечләр өчен йөзләрчә яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бар, әмма моның өчен тагын да яңа җиһазлар кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International