Доллар 70 сумга кадәр күтәрелгән

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Мәскәү биржасында нефть бәяләре төшү тәэсирендә доллар 70 сумга күтәрелгән, дип хәбәр «Интерфакс».

Шулай итеп, 10.45 сәгатьтә доллар 1,15 сумга артып 70,06 сум җиткән; евро 1,33 сумга артып 79,3 сумга җиткән.

Экспертлар белдерүенчә, нефть бәяләре төшү сәбәпле, доллар һәм евро бәяләре арткан. РФ Үзәк банкының башлангыч ставкалары елына 15 процентка кадәр төшүе сәбәпле, рубль басым астында кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International