Әлмәт хоккейчыларының җиңүе

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Әлмәт хоккейчылары үз бозларында уеннар сериясен “Нефтекамск” шәһәренең “Торос” командасын җиңү белән тәмамладылар. Беренче периодта исәп ачылмады. Беренче булып 25нче минутта кунаклар гол кертүгә ирештеләр. Әмма тиз арада “Нефтяник” Артур Сәрвәров керткән алка белән җавап бирде, берничә минуттан Максим Халов тагын бер гол кертте.

Уен бетәргә 4 минут кала кунаклар исәпне тигезләде. Өстәмә вакытта голлар булмады. Уен нәтиҗәсен матчтан соңгы буллитлар сериясе хәл итте: хуҗаларның бер алкасына кунаклар бер алка белән генә җавап бирә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International