Бакча балалары Ислам дөньясы белән таныша

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Мәшһүр мәгърифәтче, педагог, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин мирасына таянып әхлакый тәрбия бирү атналыгында 31нче “Солнышко” балалар бакчасының мәктәпкә әзерләү төркеме балалары өчен Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеткә экскурсия оештырылды.

Балалар атаклы якташыбызның тормыш юлы, хезмәтләре турында мәгълүмат алдылар, үзәк мәчетнең эчке бизәлеше белән хозурландылар. Балаларга алар аңларлык формада Аллаһны ихтирам итү, өлкәннәрне, ата-бабаларны олылау зарурлыгын аңлаттылар. Балалар Аллаһ йортында үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, изге Коръән китабын күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International