Кадерле ветераннарга медицина хезмәте күрсәтү

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
“Татнефть” ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте, Әлмәт үзәк хастаханәсе поликлиникаларында һәм 3нче поликлиникада Бөек Ватан сугышы ветераннарының, тыл хезмәтчәннәренең, сугышта катнашучыларның тол хатыннарының, Ленинград блокадасын, фашист тоткынлыгын кичергән кешеләрнең чирләрен вакытында ачыклау һәм дәвалау максатында комплекслы медицина тикшерүе үткәрү өчен белгечләрнең күчмә бригадалары оештырылды. Аларга невролог, терапевт, хирург, окулист, отоларинголог керә.

Бригадалар гыйнвардан апрель аена кадәр көн саен үзләре хезмәт күрсәтә торган территориягә чыгалар, тикшерү нәтиҗәләренә карап, индивидуаль программалар нигезендә стационарда, санаторийларда, участок терапевты күзәтүендә йорт шартларында дәвалау-сәламәтләндерү чаралары билгеләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International