Зәкия Туешева юбилее

2015 елның 1 феврале, якшәмбе
30 гыйнварда Әлмәт татар дәүләт драма театрында ТАССРның халык артисты, режиссер, Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт шәһәренең почетлы гражданы Зәкия Хафиз кызы Туешеваның юбилей кичәсе булды. 29 декабрь аенда аңа 95 яшь тулды.

Юбилярны котларга Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР мәдәният инистрлыгының бүлек башлыгы урынбасары Рәшит Фәтхуллин, Татарстан театрларыннан вәкилләр, “Хәзинә” гәзитенең баш мөхәррире Илшат Мингәрәев, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе рәисе Ильяс Салахов, “Ак калфак” җәмәгать оешмасының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова килгән иде. Тантаналы кичәдә юбилярның туганнары, якыннары, төрле буын тамашачылар катнашты.

Театр училищесын тәмамлаган кыз фроннка эләгү өчен махсус шәфкать туташлары курсын тәмамлый, зур сугышчан юл үтә. Калугадан Берлингача барып җитә.

Сугыш беткәннән соң Зәкия Туешева үзенең бөтен гомерен театрга багышлый, 1951 елдан башлап Әлмәт театрында. Бик күп рольләр иҗат итә, театрның баш режиссеры булып эшли. Таланты, тамашачыга мәхәббәте әле хәзер дә ташып тора. Кичәгә килүчеләр аның спектакль күренешендә уйнавын карап, дәртләнеп-канатланып чыгыш ясавын тыңлап моңа үзләре дә шаһит булдылар.

Район башлыгы Мәҗит Салихов, юбилярны шәһәребезнең легендасы дип атап, аңа ТР президенты Рөстәм Миннехановның Рәхмәт хатын, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең котлау телеграммасын, ӘМР советы һәм башкарма комитетының рәхмәт хатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International