Рөстәм хәзрәт Батыр Башкортстан каллиграфы күргәзмәсе ачылышында катнашты

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
Бүген Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр “Хәзинә” милли сәнгать галлериясендә танылган Башкортстан рәссамы, каллиграф Васыйл Ханнановның рәсми күргәзмәсе ачылышында катнашты. Хәзрәт күргәзмәдә катнашучыларны мөфти исеменнән сәламләде һәм рәссам иҗаты белән танышты.

«Фазкуруни – азкуркум» (“Мине хәтерләгез – мин дә сезне искә төшерермен”) дип аталган күргәзмәгә дини тематикага багышланган иҗат эшләре тупланган.

Экспозиция барлыгы 150 картинадан тора.

http://dumrt.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International