Бәяләр кую өлкәсендә законнарның сакланышы турында сөйләшү

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
30 гыйнварда Әлмәттә ӘМР экономика, сәнәгать һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Светлана Лаптева, шулай ук Гостехнадзор, Госалкогольинспекция, прокуратура һәм Россельхознадзор вәкилләре катнашында бәяләр кую өлкәсендә законнарны саклау турында матбугат конференциясе булды.

Светлана Лаптева ӘМР башкарма комитеты тарафыннан 40 исемдәге азык-төлек товарларына бәяләрнең торышын атна саен күзәтеп тору оештырылуын хәбәр итте. Алынган мәгълүматлар бәяләрне тотрыклы итү максатында чаралар күрү өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәреп торыла.

Шул максатта 20-22 гыйнварда вәкаләтле органнар тарафыннан сәүдә объектларына рейд үткәрелгән. Закон бозу очраклары булган сәүдә нокталарының хуҗаларына кисәтү ясалган. Мондый хәлләр кабатлана калса катырак чаралар күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International